МӘКЛЕ ПИРОГ /tatarcha_tamle Ингредиентлар; Камыр өчен: Йомырка - 1 шт. Ак май(слив.масло) - 115 гр. Шикәр комы - 70 гр. Он - 200 гр. Разрыхлитель - 1 ч.к. Эчлек өчен: Мәк - 100 гр. Эремчек - 400 гр. Каймак - 100 гр. Кукурузный крахмал - 3 аш кашыгы Шикәр комы - 100 - 120 гр. Йомырка - 3 шт. Мәккә кайнар су салып 20 минутка калдырабыз.Мәк тулысынча су бн капланырга тиеш.20 минут узгач суы калмасын өчен, ситкага (иләккә) салып саркытабыз. Эретелгән ак майга шикәр комы, йомырка, он, разрыхлитель салып йомшак камыр басабыз һәм табага жәеп, холодильникка алып куябыз. Эчлек өчен эремчек, шикәр комы, йомырка, каймак ,кукурузный крахмалны кушып болгатабыз. 1/3 өлешен аерып алабыз һәм шуңа мәкне салабыз. Холодильниктан камырны алып эчлекне сала башлыйбыз.Иң беренче 3 аш кашыгы мәкле эчлекне, аннаң соң 2 аш кашыгы мәксез эчлекне һәм шулай дәвам итәбез 2 аш кашыгы итеп салып.Әгәр эчлегегез куерак булса жәеп жибәрегез табаны авыштырып яки кашык бн.Куелыгы инде эчлекнең каймакның жирностеннан тора.Минеке 20% иде.15% лы бн эшләсәгез яхшырак була. Духовкага 170 градуска якынча 50-60 минутка куябыз.Һәр кеше үз духовкасының тәртибен белә инде🤗Минем табаның диаметры 23 см.

Теги других блогов: рецепт пирог татарская кухня