Хәерле көн дусларым!
Тиз генә пешерә торган ризыкларга өстенлек бирәм. Элекеге дәфтәремнән табып алдым да, күптән пешергән юк икән дип пешередем әле.
🎂Зебра🎂
🔹250 гр сыер мае(маргарин)
🔹5 йомырка
🔹200 гр шикәр комы
🔹1 аш к уксус
🔹1 ч к сода
🔹 он
🔹чеметем тоз
🔹2 аш к какао
Бу тортны пешермәгән кеше юктыр, ләкин рецепт язгач эшләнешен язарга кирәк.
Майны эретеп, какаодан кала барсында салып, сыек сметан шикелле камыр ясыйбыз, икегә бүлеп берсенә какао кушып болгатабыз. Чиратлаштырып берсе өстенә берсен салып барабыз. Өстенә кунжут орлыгы сиптем. Духовкада өсте кызарганчы, коры шпашка таягы булганчы пешерәбез.
Минем бу рецепт белән дм 30 см булган 1 табага әйбәт кенә була. Калын булганны яратам.
Тортның урталай бүлеп, берсен 3 коржга кистем. Кайнап суынган суга какао һәм шикәр комы салып сироп ясап, коржларга пропитка ясадым һәм 200 мл Амбианте(Шантипак) кремын күпертеп корж араларына яктым.
. Бик-бик тәмле була!!!
Уңышлы көннәр, күтәренке кәефләр телим сезгә дусларым!!!
Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабул булсын🤲